«Укытучының әхлакый батырлыгы өчен» конкурсы

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 10 сентябрендә Казан Руханилар семинариясе бинасында 20 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр белән эшләүче «Укытучыларның әхлакый батырлыгы өчен»дигән XVII Бөтенроссия методик эшләнмәләр конкурсының беренче төбәк этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасына Көек авылындагы Бурак урта мәктәбенең тарих укытучысы Казаков Айдар Гарун улы чакырылды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы православие педагогларының VI Съезды кысаларында үткәрелде. Съезд эшендә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм дин әһелләре катнашты. Кунаклар арасында Татарстан митрополиясе башлыгы митрополиты Кирилл, Казанның « Мөхәммәдия » мәдрәсәсе ректоры Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР Мәгариф һәм фән министрының укучыларны йомгаклау аттестациясе буенча бүлек җитәкчесе Лустина Татьяна Михайловна, РПЦ катехизациясе бүлеге җитәкчесе иеромонах Геннадий ( Войтишко) бар иде. Сәламләү сүзе белән митрополит Кирилл мөрәҗәгать итте. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татьяна Михайловна Лустина һәм иеромонах Геннадий чыгыш ясадылар, алар игътибарларын илебездә һәм Татарстан Республикасында тынычлык һәм татулык һәм диннәр арасындагы диалогны саклауда гаилә, дин, традицион кыйммәтләр роленә юнәлттеләр. Бүләкләү тантанасы барышында Казаков Айдар Гарун улы конкурс лауреаты дипломы белән бүләкләнде. Төрле секцияләр буенча мастер – класслар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International