2004 елдан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан “Эколидер” республика конкурсы (алга таба - Конкурс) уздырыла, аның максаты әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә торган предприятиеләрне, оешмаларны, гражданнарны һәм иҗтимагый берләшмәләрне ачыклау һәм бүләкләү.
Сезне түбәндәге номинацияләр буенча конкурста актив катнашырга чакырабыз: оешмалар, хосусый эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, экологик белем, педагогик тәҗрибә һәм инициативалар, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар, массакүләм мәгълүмат чаралары.
Гаризалар 2022 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр электрон адреслар буенча кабул ителә:
Anastasia.Merdyukova@tatar.ru -оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар;
Leysan.Sattarova1@tatar.ru -экологик белем бирү, педагогик тәҗрибә һәм инициативалар;
eco.press@tatar.ru -массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен.
Экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Артемьева Ольга Владимировна, тел. (843) 267-68-11.