1 сентябрьдә Татарстанда «гараж амнистиясе»буенча кайнар линия узачак

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Иртәгә, 2022 елның 1 сентябрендә, "гараж амнистиясе" турындагы Канун эшли башлаганнан бирле бер ел була. Татарстан төбәкләре арасында әлеге законны гамәлгә ашыру буенча лидер булуга карамастан, республика халкыннан гараж билгеләнешендәге объектларны һәм алар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча даими сораулар килү дәвам итә.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә 1 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Кайнар линия үткәрәчәк, анда татарстанлылар «гараж амнистиясе» белән бәйле теләсә нинди сораулар бирә ала, шул исәптән:

- Нинди объектлар гараж амнистиясенә эләгә?

- Гараж нинди шартларга туры килергә тиеш?

- Гараж хуҗасының кулында нинди документлар булырга һәм алар белән кая мөрәҗәгать итәргә?

- Җир участогын ызанлауны уздыру мәҗбүриме һ.б.

Бердәм кайнар линия Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча эшләячәк. Республика районнарында белгечләр телефоннарын безнең сайтта "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" - "Кайнар линия" бүлегендә белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International