2022 елның 25 августында Спас муниципаль районында Болгар шәһәрендә "Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.В. Савинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. 2022 елның февралендә "Добрый край -Игелек жире" республика конкурсы узды. Спас муниципаль районының волонтерлык үзәге конкурста катнашты һәм җиңүче булды. Әлеге килешү кысаларында Спас муниципаль районына волонтерлык юнәлешләре буенча алга таба да нәтиҗәле эшләү өчен мөлкәт тапшырылды.