23 августта, Спас муниципаль районы укытучыларының август конференциясе кысаларында, "Туган (татар) теле", "Туган (татар) әдәбияты", "Татарстан Республикасының дәүләт (татар) теле "фәннәрен укытуда яңа бурычлар" дигән тема буенча туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының район секциясе узды. Секция эше барышында укытучылар яңартылган ФДББСның эчтәлеге, конструкторда эш программалары булдыру, "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" яңа белем бирү проекты буенча фикер алыштылар. Утырышның ахырында яңа 2022-2023 нче уку елына эш планы билгеләнде.