«Имин тәртип» балалар иҗаты конкурсы игълан ителде

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы укучылары арасында «Имин тәртип» балалар иҗаты муниципаль конкурсы (алга таба - Конкурс) 2022 елның 12 сентябреннән 21 сентябренә кадәр үткәреләчәк.

Конкурс мәгариф бүлеге тарафыннан Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында һәм үсеп килүче буында шәхси куркынычсызлык һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Конкурс эшләре темалары

Су буенда хәвефсез тәртип

Урамда хәвефсез тәртип

Юлда хәвефсез тәртип

Урманда хәвефсез тәртип

Өйнең куркынычсыз тәртибе Сак булыгыз: куркыныч!

Сак булыгыз: мошенниклар! Мин сине яратам, тормыш!

Месячник тематикасына туры килә торган үз темасы 

Конкурска аппликацияләр (1-4 кл), рәсемнәр (1-11 кл), иншалар (7-11 кл).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International