Агымдагы елның 22 августында «кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында «Ozon» маркет-плейсында эшләргә өйрәтү буенча чираттагы марафон старт ала.

2022 елның 20 августы, шимбә

Агымдагы елның 22 августында “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм” милли проекты кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, шулай ук әлеге сәүдә мәйданчыгы эше буенча белем алу белән кызыксынучы физик затлар өчен билгеләнгән “Ozon” маркет-плейсында эшләргә өйрәтү буенча чираттагы марафон старт ала.

Марафон кысаларында катнашучылар шәхси кабинетны теркәргә, товарның карточкаларын булдырырга, иң кулай логистика схемасын сайларга өйрәнәчәкләр. Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча форум-марафонда катнашучылар электрон сертификатлар алачак.

Марафонга теркәлү МСП.РФ порталында ачык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International