8 августта Бөтендөнья мәчеләр көне билгеләп үтелә, әлеге бәйрәмгә бәйле рәвештә, балалар китапханәсе укучыларына гадәти булмаган "Мәчегә сүз бирегез" укучылар акциясендә катнашырга тәкъдим итте. "Мәчеләр" темасына китаплар обертка кәгазенә төрелгән һәм укучы "сукыр" китабын сайлый. Алга таба китапны ачарга, авторны һәм исемен укырга һәм өйгә алырга кирәк иде. Әлеге акция өчен әдәби китаплар да, энциклопедияләр дә, белешмәлекләр, вакытлы әдәбият һәм башкалар да әзерләделәр. Әлеге акция балалар китапханәсендә беренче тапкыр үткәрелде, әлеге тәкъдим укучыларыбызны кызыксындыргандыр дип өметләнәбез.