«Берләшмә» форумы.

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

"Берләшмә" форумы - ул социаль проблемалар турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданнар активистлары түрәләр һәм бизнесменнар белән аралашу өчен ачык мәйданчык. Форумны Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә РФ Иҗтимагый палатасы уздырачак.

Катнашуга НКО вәкилләрен, активистларны, волонтерларны, журналистларны, бизнесменнарны, түрәләрне һәм гражданнар җәмгыятендә бара торган процесслар кызыксындырган барлык кешеләрне чакыралар. 

ММЧ аккредитацияләү өчен форманы РФ Иҗтимагый палатасы сайтында тутырырга кирәк.

РФ Иҗтимагый палатасы "Берләшмә" форумын 2015 елдан бирле үткәрә. Форумның бурычы - гражданнар активлыгының иң яхшы төбәк һәм федераль практикаларын ачыклау, фикердәшләрне берләштерү, регионнарда гражданнар җәмгыяте үсешенә импульс бирү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International