8 август Халыкара мәчеләр көне. Бу йомшак йонлы хайваннарга багышланган бәйрәмнәр күп илләрдә бар. Бу көнгә балалар китапханәсе абонементында «Мисс Кис-Кис һәм мистер Мяу» тематик китап күргәзмәсе оештырылган иде. Планетада бу йомшак, хәрәкәтчән, ягымлы һәм бик акыллы хайваннарга битараф калган кешеләр аз табылыр бит. Күргәзмәдә Э. Успенскский, Р. Киплинг, С. Гордиенко, Х. Вебб, Л. Шаех һ.б. авторларның китаплары тәкъдим ителде. Бу бәйрәмдә барлык мәчеләргә үз йортлары, кайгыртучан хуҗалар һәм тәмле ризыклар булуын телисе килә. Ә без, кешеләр, без кулга ияләштергәннәр өчен җавап биргәнебезне истә тотарга тиеш.