Гыйбадәтханә малайларны столяр эшенә өйрәтә.

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Болгар шәһәренең Изге Авраамий гыйбадәтханәсендә столяр түгәрәк эшли, анда малайлар төрле мебель ясау буенча тулы цикллы эшләргә өйрәнә.

Түгәрәк Президент грантлары Фонды тарафыннан бүлеп бирелгән грант акчасына, "Балалар өлкәннәр өчен төзиләр "Столяр түгәрәк" проектын тормышка ашыру кысаларында эшли.

Укытучы җитәкчелегендә әзерләнгән табуретлар, өстәлләр, эскәмияләр, стеллажлар өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә бушлай бирелә. Хәзер инде картлар йортына тапшыру өчен махсус эскәмия әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International