Коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре өчен укыту семинары 28 июльдә Татарстан халыклары Дуслыгы йортында узды. Чараны оештыручы һәм инициатор булып «СОНКОга ярдәм буенча республика ресурс үзәге» АНО чыгыш ясады. Семинарда 2022 елда граждан җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы грантларын бирү буенча Конкурс үзенчәлекләре каралды. Семинар эшендә 100дән артык кеше катнашты.
Семинар барышында конкурста катнашу үзенчәлекләре, заявканың структурасы, проект бюджетын билгеләү мәсьәләләре һәм заявканы экспертлар тарафыннан бәяләү үзенчәлекләре җентекләп тикшерелде.
Моннан тыш, оештыручылар грант конкурсларында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук экспертлар катнашучыларның күпсанлы сорауларына да җавап бирде. Семинар йомгаклары буенча конкурска заявка тутыру процессында еш туа торган сорауларга җаваплар формалаштыру һәм киләчәктә аларны катнашучыларга җибәрү турында карар кабул ителде.
Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 29 декабрендәге ПУ-1002 номерлы Указы һәм Татарстан Республикасы грантлар бирү буенча республика конкурс комиссиясе карары нигезендә 15 июльдән граждан җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы грантларын бирү буенча конкурс игълан ителде.