Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзларының республика оешмасы рәисе очрашуы.

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Бүген район хакимиятенең актлар залында Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзларының республика оешмасы рәисе Калашникова Ольга Анатольевна Спас муниципаль районы башлыгы Мөхәммәтов Фәргать Вагыйз улы һәм районның профсоюз активы белән очрашты.

Очрашу барышында җирле үзидарә органнары һәм Профсоюзның үзара хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, киңәшмәне ачып, Мөхәммәтов Фәргать Вагыйз улы, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуда зур роль уйный торган иҗтимагый институт буларак, профсоюзның мөһимлеген билгеләп үтте.

Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзларының республика оешмасы рәисе Калашникова Ольга Анатольевна Татарстан Республикасы профсоюзларының эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде, уртак эш буенча тәкъдимнәр һәм теләкләр әйтте.

Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзлары республикада иң эре иҗтимагый оешма булып тора. Ул 800дән артык һөнәри оешма һәм 40 меңгә якын кешене берләштерә. Спас районында 18 профсоюз оешмасы эшли, алар рәтендә - 250гә якын кеше.

Очрашуда профсоюз хәрәкәтен киңәйтү һәм учреждениеләрдә яңа профсоюз оешмалары булдыру мәсьәләләре күтәрелде. Хезмәт хакын арттыру һәм муниципаль хезмәткәрләрнең санатор-курорт юлламалары белән тәэмин итү бурычлары тикшерелде.

Очрашуны тәмамлап, район Башлыгы күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм профсоюзлар белән тыгыз элемтәдә алар нәтиҗәлерәк һәм сыйфатлырак хәл ителер, дигән ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International