Кабул итү вакытында район халкы өчен аеруча мөһим мәсьәләләр яңгырады: яшьләр үзәге бинасын реконструкцияләү, аның эшчәнлегенә элеккеге КОМЗ заводы бинасы бүлеп бирелде; Ким бистәсендә клуб төзү, ул хәзерге вакытта 1978 елда төзелгән элеккеге поселок кибете бинасында урнашкан; район мәдәният учреждениеләрен финанслау, аерым алганда, район мәдәният йортын тавыш җиһазлары алу мәсьәләсе.
1970 елда төзелгән «Болгар» балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлау мәсьәләсе буенча Болгар шәһәрендә яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. Хуҗалык корылмаларын, ачык эстраданы капиталь ремонтлау таләп ителә. Җәй дәвамында биредә төрле мәдәни-тематик, күңел ачу, спорт программалары тормышка ашырыла, һәр сменада бер корпусны спортчылар (чаңгычылар, футболчылар һ.б.) били, алар ял итә, тренировкаларын туктатмыйлар.
"Җәйге ялны оештыру – совет чорының искиткеч мирасы, һәм мин сезгә ярдәм итүемә шат булам", - дип җавап бирде депутат.
Депутатка барлыгы 4 кеше мөрәҗәгать итте. Барлык сораулар да эшкә алынды.