2022 елның 15 июлендә «ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МУ башлыгы урынбасары Е.В. Солодянкина һәм ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Спас МР дагы җәмәгать ярдәмчесе С.А. Никитина «Болгар» сәламәтләндерү лагеренда булдылар. Лагерьның икенче сменасында 125 бала ял итә, шартлар тудырылган, 5 тапкыр ашату оештырылган, спорт ярышлары, төрле тематикаларга чаралар үткәрелә. Балалар һәм хезмәткәрләрдән шикаятьләр юк.