Кичә 5 июльдә безнең районда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты белән берлектә күчмә киңәшмә үткәрелде, анда Бердәм салым счетын һәм салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын кертү мәсьәләләрен карадылар. Чарада шулай ук бизнес-җәмәгатьчелек һәм муниципаль финанс органнары вәкилләре катнашты.