Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын бирү тәртибенә үзгәреш кертү турында» 2021 елның 31 маендагы 424 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын бирү тәртибен раслау турында» 2015 елның 25 маендагы 368 номерлы карары белән расланган Халык кәсепләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алуга конкурс игълан ителде.
Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты – 2022 елның 7 июненнән 7 июленә кадәр.
Дәүләт ярдәме чараларын алу максатларында гаризалар һәм документлар «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасы аша «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә https://subsidiya.tatar.ru/ яисә https://subsidiya.tatarstan.ru сайты аша яисә мобиль кушымта аша бирелә.