Бүген Спас муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында район Советының чираттагы утырышы узды.

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- Спас муниципаль районы Советының 2021 елның 6 декабрендә кабул ителгән 15-1 номерлы «Спас муниципаль районы муниципаль берәмлегенең 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына бюджеты турында» гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында;;

- Контроль-хисап палатасы хисабы турында;

- Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс һәм аттестация үткәрү буенча бердәм комиссия төзү турында;

- Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының 2016 елның 30 мартындагы 6-7 номерлы карары (2021 елның 9 сентябрендәге 10-1 номерлы үзгәрешләр белән)белән расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва итүче гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү, шулай ук Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;

- ТР Спас муниципаль районы Советының 2011 елның 14 декабрендә кабул ителгән 14-4 номерлы «ТР Спас муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен төзү турында» карары белән расланган ТР Спас муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында. 

- Муниципаль милекне тапшыру турында.

Барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International