Конкурс ТР Муниципаль берәмлекләр Советы үткәрә.
Гаризаларны редакция исеменнән дә, аерым журналистлар исеменнән дә бирергә мөмкин.
Конкурс биш номинация буенча үткәрелә: «Республика массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы публикациясе», «Муниципаль ММЧның иң яхшы публикациясе», «Иң яхшы телевизион проект», «Иң яхшы радио – проект», «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты» (соңгы номинация, коллегалар, сезгә күбрәк).
Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм Рәхмәт хатлары, шулай ук акчалата премияләр белән бүләкләнә.
Гаризалар электрон почта аша Alsu.Giranova@tatar.ru 2022 елның 5 июненә кадәр кабул ителә.