Чара 13.30 сәгатьтә publik-talk белән башланып китте. «Түбәтәй» челтәре партнеры һәм хуҗасы Айнур Камалиев һәм Болгарның Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкиле үз бизнесларын ничек башлап җибәрүләре, мондый хаталарны ничек булдырмаска кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук эшмәкәрләр очрашуда катнашучыларның сорауларына да җавап бирделәр. Аннан соң "Бушлай трафика чыганагы буларак Яндекс, Google, 2 Гис" дигән гамәли дәрес башланды. Денис Холод, digital - эксперт семинарда катнашучыларны белешмәлекләр һәм эзләү системалары белән таныштырды, аларның бизнес үсешенә ничек йогынты ясаулары турында сөйләде.