"Кем булырга пешерүче яки табиб, китапханәчедән сора" - һөнәрләр турында медиалекторияләр.

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Һәр кеше алдында күп очракта язмышны билгели торган сораулар, җаваплар тора. Һөнәрне сайлау кеше тормышында бик зур роль уйный, күңелгә ятышлы эш сайларга кирәк. Нәкъ менә шундый вакытта, һәр яшь кешегә ярдәм кирәк.

Болгар шифаханә интернат-мәктәбенең 8 сыйныф укучылары арасында һөнәр турында медиалекторияләр үткәрелде - "Кем булырга, табиб яки пешекче, китапханәчедән сорашып бел", анда медиапрезентация ярдәмендә китапханәче пекарь һәм табиб һөнәренең барлыкка килү тарихы, әлеге һөнәрләрнең катлаулылыгы, сайлап алынган һөнәрне үзләштерергә теләгән кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында җентекләп сөйләде.

Катнашучылар әлеге һөнәрләр белән бәйле шәхси тарихлары белән уртаклаштылар: әлеге өлкәләрдә эшләүче якыннар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International