2022 елның 2 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитовның гражданнарны бергәләп кабул итүе була

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» яки «Zoom»программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге бар.

Республика халкына киңрәк хәбәр итү максатыннан, булачак чара турында халыкка, шул исәптән Интернет-ресурслар һәм социаль челтәрләрдәге рәсми битләрне дә кертеп, массакүләм мәгълүмат чаралары аша Хәбәр итү мөмкинлеген карауны сорыйм.

Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышаныч белдерәм.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International