Бүген, 2022 елның 25 маенда, рәсми булмаган шартларда, «Болгар» кафесында Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтовның 26 майда билгеләп үтелә торган Россия эшкуарлары көнен бәйрәм итүгә багышланган кече эшкуарлык субъектлары белән «Эшлекле иртәнге ашы» булып узды.
Район башлыгы кече предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә озак еллар намуслы хезмәте, район территориясендә бизнесны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, шулай ук эшмәкәрлекне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышынды.