2022 елның 23 маеннан 2022 елның 26 маена кадәр Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия чемпионаты уза. Спас районыннан Татарстан Республикасы җыелма командасы составында ТР Спас муниципаль районы «Олимп» спорт мәктәбе» МБУнең билбау көрәше буенча тренеры Сагиров Ришат Илнур улы чыгыш ясады. Ришат 100кг. га кадәр ирекле стильдәге категориядә чыгыш ясады, әлеге категориядә Россиянең төрле төбәкләреннән 16 спортчы көч сынашты (Башкортстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Карачай-Черкес Республикасы, Мордовия Республикасы, Рязань өлкәсе, Татарстан Республикасы, Калмыкия Республикасы, Пермь крае, Мәскәү шәһәре, Волгоград өлкәсе).Киеренке көрәштә безнең спортчы Ришат Сәгыйров дүрт җиңү һәм бер җиңелү белән мактаулы өченче урынны яулады. Ришатны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.