Район мәктәпләрендә узган тантаналы линейкаларда укучыларның ата-аналары һәм башка туганнары катнашты.
2 нче Болгар урта мәктәбендә ТР Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгат улы, Спас районы башлыгы Мөхәммәтов Фәргать Вагыйз улы, мәгариф бүлеге башлыгы Ермилин Александр Николаевич булдылар. Кунаклар чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда уңышлар, укучыларга – күңелле каникуллар һәм нык сәламәтлек теләделәр. Рәхмәт сүзләре укытучылар һәм ата-аналар адресына яңгырады. Районның иң яхшы укучыларына һәм педагогларына ирешкән нәтиҗәләре өчен мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.