«Халык контроле» нә Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә законнарны бозу турында хәбәр иткән ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар бүләк алырга мөмкин.
Түләүләр күләме 1 меңнән 3 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Акча закон бозу факты расланган очракта түләнәчәк.
Хәбәрнамәләрне «Сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше» категорияләре буенча җибәрергә мөмкин.
Шәһәр һәм район халкына үз шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына юллау үтенече белән мөрәҗәгать итәбез. Сезнең шикаятьләр каралачак!!!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы