Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханә бүлекләре - абонемент, уку залы, туган якны өйрәнү белән таныштылар, ә балаларда аеруча кызыксыну уятты, борынгы әйберләр - прялка, көянтә, чугун һ. б. белән таныштылар.
Соңыннан «Буталгыч hәм булмаган нәрсә» әдәби кроссы булды, аның барышында балалар язучы - юбиляр К.И. Чуковский тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, әкиятләр буенча сәяхәткә киттеләр. Балалар К.И. Чуковский шигырьләрен сәнгатьле, артистларча укыдылар, язучының әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройлары буенча табышмаклар чиштеләр. Шулай ук, балалар «Мойдодыр» һәм «Федорино горе» мультфильмнарын карадылар.
Очрашу ахырында балалар Чуковский китаплары белән таныштылар.