Бәйрәмгә районның пионерлар хәрәкәте ветераннары – 50нче-80нче елларның өлкән пионер әйдаманнары чакырылган иде. Сәламләү сүзе белән мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Елена Васильевна Солодянкина чыгыш ясады. Пионерлар хәрәкәте ветераннары Мәмдүдә Хәләф кызы Бикбулатова-30нчы еллар пионеры һәм Валентина Васильевна Вьюговская – 70нче еллар өлкән ионер әйдаманнары, шулай ук Аграмак мәктәбенең элеккеге педагог - оештыручысы Марина Ивановна Төхвәтуллина катнашучыларны якынлашып килү белән котладылар.Барлык ветераннарга Спас районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Спас районының балалар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән педагогларга мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тантаналы линейкадан соң балалар өчен «Әзер бул!» квест-уен оештырылды.
Мәктәп командаларына маршрут кәгазе буенча 5 станциядә булырга туры килде.
Квест нәтиҗәләре буенча грамоталар белән бүләкләнделәр:
I урын-Полянка мәктәбе командасы;
II урын-Ким мәктәбе командасы;
III урын - Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты.
Барлык делегатлар, слетта катнашучылар сертификатлар чара логотибы төшерелгән футболкалар, блокноталар, ручкалар һәм значоклар алдылар.