«Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык» саны дәресе

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан мәктәпләрендә 2022 елда цифрлаштыру елы кысаларында «Саннар дәресе» проекты тормышка ашырыла. 1-11 сыйныф укучылары ай саен актуаль айти-темалар буенча фикер алышалар.

Бүген Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Балахонцева Айгөл Евгеньевна «Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе» нең 9 нчы сыйныф укучылары өчен саннар дәресен үткәрде.

Дәрестә Айгөл Евгеньевна укучылар белән «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык»темасы буенча фикер алыштылар.

Дәрестә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Устина Людмила Александровна, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Солодянкина Елена Васильевна катнаштылар.

Дәрес барышында балалар алар өчен актуаль тема буенча сөйләшеп кенә калмадылар, практик биремнәр дә үтәделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International