Спас спортчысы Казахстанда билбау көрәше буенча халыкара турнирда җиңүче булды.

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

2022 елның 11 маеннан 14 маена кадәр Казахстанның Актүбә шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча халыкара турнир узды.

Спас районыннан Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Олимп» мәктәбе спортчысы Садыкова Розалина (тренеры Сагиров Ришат Илнур улы) чыгыш ясады. Розалина 76 кг. га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады һәм өченче урынны яулады, шуның белән Розалинаны һәм тренерны котлыйбыз, алдагы ярышларда уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International