Министр Спас муниципаль районы башлыгы Ф.в. Мөхәммәтов белән берлектә кырлар өстеннән очып узды, районда чәчү эшләренең нәтиҗәсен бәяләде. Аннан соң агросәнәгать комплексы җитәкчеләре белән очрашу уздырдылар, бүгенге көнгә эш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.