Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган чара «Пушкин картасы»проекты кысаларында узды. Анда катнашучылар өчен Үзәк модель китапханәсенең Сирәк китаплар фонды буенча күзәтү экскурсиясе үткәрелде, XIX һәм XX гасырлар дәвамында фондта булган берничә кызыклы экземпляр, шулай ук дөньяда иң сирәк китаплар булып саналуы турында җентекләп сөйләнде. Моннан тыш, катнашучылар сирәк китапларны саклау – реставрация эшләре белән таныштылар, китап реставраторларының эше, аларның һөнәрләренең үзенчәлекләре турында кызыклы фактлар белделәр.