Бүген 2022 елның 12 маенда район мәдәният йортының кече залында, Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12 нче районара инспекциясе башлыгы урынбасары А. Ю. Сысуев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе урынбасары С. В. Карпухин катнашында финанс һәм эшмәкәрлек грамоталылыгын арттыру проектын тормышка ашыру кысаларында, кече эшмәкәрлек субъектлары белән «Татарстан Республикасы кече бизнес өчен «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» дигән яңа эксперименталь махсус салым режимы» темасына консультация-мәгълүмат семинары узды.
Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Спас районындагы җәмәгать вәкиле Н. Л. Гришкова, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар, кече бизнес вәкилләре һ.б. катнашты.
«Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» ның асылы, өстенлекләре һәм җитешсезлекләре, керемнәр һәм чыгымнарны исәпкә алу тәртибе, башка махсус салым режимнарын куллануның актуаль мәсьәләләре һәм башкалар каралды.