Спас районы мәктәбләренә ноутбуклар бүләк иттеләр

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

2022 елның 11 маенда шәһәр планеркасында Спас муниципаль районы мәктәпләре директорларына мәктәпләрдә техниканы яңарту буенча масштаблы программа кысаларында ноутбуклар тапшырылды.

Әлеге проект Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм ICL компаниясе ярдәмендә тормышка ашырылды. Ноутбукларны район башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов һәм "Ак барс Банк" ГАҖ Болгар өстәмә офисы җитәкчесе А. А. Гатауллина тапшырдылар. 77 ноутбукны шәһәр һәм районның муниципаль мәктәпләре, 15 - Болгар кадет һәм Болгар санатор мәктәпләре алды. Ноутбукларны Ак Барс Банк сатып алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International