Балалар китапханәсендә, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә, Россия тарихындагы Җиңү әһәмиятенә карата балаларда патриотик тәрбия бирү һәм аларның кызыксынуларын арттыру максатыннан, 2022 нче елның 30 нчы мартында 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңү көне бала күзлегеннән»дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы эшли башлады. Конкурска үз эшләрен 1 нче мәктәп, 2 нче мәктәп укучылары, мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Конкурсантларның эшләре бер - тарихны белү һәм Ватанга мәхәббәт берләштерә. Жюриның бердәм фикере буенча, барлык катнашучылар да конкурста беренче урынны алып тора.
1 нче мәктәпнең яшь рәссамнары: Титова Дарина, Гордина Анна. 2 нче мәктәп: Шакирова Камилла, Борисова Полина, Ковальчук Дарья, Гомәрова Эмилия, Исанчурин Искәндәр, Мокроусова Ясминә, Кузнецова Анастасия. Мәктәпкәчә Яшьтәге Балалар: Шәйхулисламова Раилә, Мокроусова Мария.
Бөек Ватан сугышының батырлыклары әти-әниләребез хәтерендә калды һәм балаларыбыз хәтерендә калачак.