Татарстан Республикасының Спас районында “Идел” операциясенең социаль әһәмиятле проекты кысаларында гомумшәһәр өмәсе булып узды. Ул Инвалидлар җәмгыятенең - “Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте” республика иҗтимагый оешмасының Спас районы иҗтимагый оешмасының “Идел” социаль әһәмиятле проекты кысаларында, Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия рәвешендә социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга бирелгән грантны файдаланып, узды.
«Идел» операциясе - Идел елгасының яр буе территориясен яшелләндерү, чистарту һәм төзекләндерү буенча комплекслы программа».
Проект кысаларында елга пычратучыларын ачыклау һәм мониторинглау, Идел елгасы яр буйларыннан көнкүреш, каты чүп-чар җыю һәм транспортлау акцияләре үткәрелде.
Акваторияне камыштан һәм кыяклардан чистарту, иҗтимагый оешмаларның, җирле администрацияләрнең, сәнәгать предприятиеләренең, дәүләт табигатьне саклау оешмаларының Идел елгасының экологик проблемаларын хәл итү буенча тырышлыкларын берләштерү өчен түгәрәк өстәл үткәрү, программаны үткәрү барышын һәм аның нәтиҗәләрен яктырту планлаштырыла.
Проектның төп максаты - Идел елгасын экологик яктан савыктыруга ярдәм итү.
"Идел" операциясе проекты – «Экология» милли проектын тормышка ашыруга ирекле өлеш.