Спас спортчылары билбау көрәше буенча ТР чемпионатында җиңү яулады

2022 елның 6 мае, җомга

4 май-6 май 2022 елда Алабуга шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.Безнең районнан бу ярышларда Спас муниципаль районы Олимп спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 4 спортчы катнашты: Гомәров Александр, Гәрәев Искәндәр, Садыйкова Розалина һәм аларның тренеры Ришат Сәгыйров.

Ирекле стильдә ярышларның беренче көне нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Сәгыйров Ришат 100 кг га кадәр авырлык категориясендә - икенче, Гомәров Александр 57 кг га кадәр авырлык категориясендә - өченче, Садыйкова Розалина 76 кг га кадәр авырлык категориясендә - өченче, Гәрәев Искәндәр 62 кг га кадәр авырлык категориясендә бишенче урынны яулады. Сәгыйров Ришат, Гомәров Александр һәм Садыйкова Розалина Россия чемпионатында катнашу өчен юллама алдылар. Аларга Россия чемпионатында уңышлар телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International