2022 елның 25 - 30 апрелендә Казанда “Байтик” оешмасы базасында технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиаданың йомгаклау этабына илнең 72 төбәгеннән 228 катнашучы килде.
Выжленкова Ольга Владимировна, Беляева Анна һәм Берендеева Ирина (технология буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр), Фёдорова Софья (технология буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры) бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына чакырылган иде.
Кискен көрәштә безнең кызлар иң яхшысы булдылар! Безнең район тарихында беренче тапкыр мондый югары нәтиҗәләр Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында:
Җиңүче-2 нче Болгар урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Федорова Софья,
Призер-Беляева Анна, 2нче Болгар урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы (узган ел Аня технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды).
Призер – Берендеева Ирина, 2 нче Болгар урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы (шуны билгеләп үтәргә кирәк, Ирина олимпиаданы 9 нчы сыйныф өчен башкарган).
2 нче Болгар урта мәктәбенең технология укытучысы Ольга Владимировна һәм аның укучылары Олимпиадага әзерлекнең 100% ны күрсәттеләр: Бөтенроссия олимпиадасында катнашкан өч кеше дә җиңүче һәм призер исеменә лаек булды.
Ольга Владимировнага, кызларга, мәктәпкә һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!