Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтовның Ураза бәйрәме белән котлавы

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

 

Хөрмәтле Спас районы халкы!

Борынгы бабаларыбызның рухи кыйммәтләренә яңадан игътибар итәргә, җирдәге байлыкларны арттырырга, әхлакый камилләшү юлыннан алга таба тагын бер адым ясарга мөмкинлек биргән изге Рамазан ае тәмамланды.

Ураза бәйрәме изге уразаның төп йолаларын гәүдәләндерә: рухи чистарыну, тынычлык, шәфкатьлелек, игелекле гамәлләр кылу. Бу кыйммәтләр барлык традицион дини конфессияләргә бертөрле якын һәм аңлаешлы.

Татарстан мөселманнары, шул исәптән безнең район мөселманнары, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, туган якның чәчәк атуына үз өлешләрен кертеп, һәрвакыт толерантлык һәм намуслылык үрнәге булып хезмәт иттеләр һәм хезмәт итәчәкләр. Без Борынгы Болгарда 1100 ел элек үз иреге белән ислам динен кабул иткән изге җирдә яшибез, ә бу дин һәрвакыт халыкларның тату яшәүләренә, тыныч яшәүләренә өндәгән.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, үзара аңлашу, җылылык, гаилә иминлеге, тынычлык, игелек һәм иң изге теләкләр телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International