Менә инде йөз елдан артык һәр бала яраткан татар шагыйре Г.Тукайның әсәрләрен зур кызыксыну белән укый. Кыска гына гомер яшәп, Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора.
27 апрель көнне балалар китапханәсе «Башак» балалар бакчасы нәниләре өчен «Тукай дөньясында»дип исемләнгән әкияти сандык үткәрде. Балалар шагыйрьнең балачагы узган "Кырлай" авылына виртуаль экскурсия ясадылар. Һәр тукталышта биремнәр үтәделәр: әкиятләр һәм шигырьләр, иллюстрацияләр чиштеләр, кызга «Ламигага булышабыз» шигыреннән клуб эзләделәр, «Түбәтәй» уены уйнадылар, шагыйрьнең таныш китапларын таптылар, мультфильмнар карадылар. Чарада балалар Г. Тукайның шигырьләрен укыдылар. Бәйрәмгә Шүрәле әкиятеннән герой үзе килде. Ул балалар белән «Четердәү» уенын үткәрде.
Чара балаларда туган телгә, туган җиргә һәм табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итте.