1 нче Болгар мәктәбендә "Саннар дәресе" узды.

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Татарстан мәктәпләрендә 2022 елда цифрлаштыру елы кысаларында «саннар дәресе»проекты тормышка ашырыла. 1-11 сыйныф укучылары ай саен актуаль темалар буенча фикер алышалар.

Бүген Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Балахонцева Айгөл Евгеньевна Болгар 1 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен саннар дәресен үткәрде.

Дәрестә Айгөл Евгеньевна укучылар белән «ясалма интеллект»темасы буенча фикер алыштылар.

Дәрестә район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Закирова Рушания Ризван кызы һәм ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Ермилин Александр Николаевич катнашты.

Дәрес барышында балалар алар өчен актуаль тема буенча сөйләшеп кенә калмадылар, практик биремнәр дә үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International