Болгар музей-тыюлыгында «Болгар-Дозор» квест-уены узды.

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

2022 елның 26 апрелендә, туган тел көне һәм бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтче Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан, Спас муниципаль районында укучыларны туган мәдәният, әдәбият һәм тарих традицияләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан «Болгар-Дозор»муниципаль квест-уены үткәрелде. Уенда районның 11 мәгариф оешмасыннан 72 укучы һәм Әлки муниципаль районының бер командасы катнашты. Шулай ук уенны оештыручылар һәм координаторлары, Бураково урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары 16 кешедән торды. Квест-уен биремнәре Г.Тукай, А.Алиш, шулай ук Идел Болгары тарихына һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының истәлекле урыннарына багышланган иде.Квест-уен биремнәре Г.Тукай, А. Алишның тормыш һәм иҗатына, шулай ук Идел буе Болгары тарихына һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының истәлекле урыннарына багышланган иде. Уен нәтиҗәләре буенча Иске Рәҗәп урта мәктәбе һәм Никольский урта мәктәбе 1 нче урынны, 1 нче Болгар урта белем бирү мәктәбе  һәм Болгар кадет интернат-мәктәбе 2 нче урынны, Әлки муниципаль районы командасы 3 нче урынны яулады. Җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде, шулай ук барысына да «Дулкын»йөзү бассейнына сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International