Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 29 мартындагы 633-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын барлык эшчәнлек өлкәләренә чыгару максатларында, 2022 елның 20 апреленнән 20 июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрү турында игълан ителде. Район предприятиеләренә һәм оешмаларына Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чараларны гамәлгә ашыруда, шул исәптән хезмәткәрләргә эшләрне башкаруның куркынычсыз алымнарына, хезмәтне саклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча форумнар үткәрүгә, хезмәтне саклау кагыйдәләренең һәм нормаларының үтәлешен, Хезмәтне саклау көннәренең үтәлешен оештыруда һәм актив катнашуны тәкъдим итәбез.
Спас районында хезмәтне саклау һәм иминлек буенча координация советы