22 апрель көнне Болгарның 2 нче урта мәктәбе базасында «Ел укучысы – 2022»район конкурсы узды. Әлеге конкурсның максаты-сәләтле, иҗади, талантлы, инициативалы укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Бәйге ике этапта үткәрелде. Беренче, читтән торып үткәрелгән этапта конкурска гариза биргән 15 укучының портфолиолары бәяләнде. Читтән торып үткәрелгән тур нәтиҗәләре буенча 10 финалист билгеләнде.
Конкурсның икенче этабында һәр финалист үзенең визит карточкасын - үз-үзен тәкъдир итте, интеллектуаль уен сорауларына индивидуаль җавап бирде һәм иҗади проектны яклады.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, 2022 елгы укучылар булды:
- 4-5 сыйныфлар арасында - Купоросова Анна, 2 нче номерлы Болгар урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы,
- 6-9 сыйныфлар арасында - Герасимов Варвара, 2 нче номерлы Болгар урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы,
- 10-11 сыйныфлар арасында - Баландин Иван, 2 нче номерлы Болгар урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.
Башка дәгъвачылар арасыннан шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде:
- «Эрудит» - Потапова Юлия, 2 нче номерлы Болгар урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы,
- «Казанышлар» - Шишкин Олег, 1 нче Болгар урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы,
- «Иҗат»- Бурмистрова Анна, Никольский урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы,
- «Илһам» - Фирсов Константин, Никольский урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы,
- «Талант» -Зарипова Илүзә, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы,
- «Красноречие» - Садретдинов Рияз, Көек авылы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 7 сыйныф укучысы.
Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга мәгариф бүлегенең грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мәгариф бүлеге методисты Мартынова Е. В.