2022 елның 21 апрелендә Болгар шәһәрендә Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Спас муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты белән берлектә, яшьләр өчен "Игелекле Болгар"квест-уены оештырды.
Квестта төрле командалардан: Болгарның 1 нче урта мәктәп, Яшьләр парламенты, Спас техникумы, "Атас" эшче яшьләре катнашты. Квест нәтиҗәләре буенча 1 урынны Яшьләр парламенты командасы, 2 урынны - Болгарның 1 нче мәктәбе, 3 урынны Спас техникумы яулады. Квест җиңүчеләре кубок, диплом һәм 5 мең сум күләмендә акчалата сертификат, призерлар дипломнар һәм 3 мең,2 мең сум күләмендә акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр. Отылган барлык акчаларны катнашучылар "Язгы игелек атнасы" кысаларында аз керемле гаиләләргә һәм пенсионерларга ирекле рәвештә ярдәм итүгә юнәлдерделәр.