2022 елның 20 апрелендә Казанда Г.Тукайга багышланган Бөтенроссия туган телләр форумы узды. Форум кысаларында «Илһам»Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү булды.
«Илһам» («Илһам») Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенең зона туры 10-17 мартта «шигърият», «проза», «драматургия» һәм «журналистика»номинацияләре буенча узды. Конкурс татар телен саклау һәм үстерү, укучыларның әдәбиятка, сәнгатькә кызыксынуларын җәлеп итү, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Быел конкурска Татарстаннан һәм Россиянең 7 субъектыннан 747 эш тәкъдим ителгән иде, алар арасыннан эксперт төркеме 300 иң яхшы эшне сайлап алды.
10 марттан 17 мартка кадәр жюри әгъзалары тарафыннан Яр Чаллы (17.03.2022), Әлмәт (23.03.2022), Казан (21.03.2022), Арча (22.03.2022) һәм Чистай (18.03.2022) базасында катнашучыларны күчмә караулар башкарылды.
III этап нәтиҗәләре буенча 44 җиңүче һәм конкурс призеры билгеләнде. Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында 9 класс укучысы Минхатыйпова Алина (җитәкчесе - Фәйзиева Гөлназ Мөнир кызы) беренче урынны яулады. Алинәне җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез.