Космик киңлек бик зур һәм гаять кызыклы. Анда бөтенләй башка законнар эшли,барысы да бик катлаулы. Нәкъ менә шуңа күрә нәни балаларга бу мәсьәләне өйрәнү, акрынлап йолдызлар һәм планеталар турында күбрәк белү бик ошады. Мобиль планетарий ярдәмендә тамашачылар гаҗәеп космос дөньясын, шулай ук Кояш системасының планетасын карап чыктылар. Тамашачылар Кояш системасының һәр планетасы гаҗәеп характеристикаларга ия булуын һәм аларның һәрберсе — Галәм могҗизасы икәнлеген белделәр.