Спас районы мәктәпләре «Тоталь диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар.

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

2022 елның 9 апрелендә 14.00 сәгатьтә «Тоталь диктант»халыкара мәгърифәтчелек акциясе узды. Акция кысаларында барлык теләүчеләр дә рус теле буенча диктант яза һәм грамоталылыгын тикшерә алдылар.

Тоталь диктант-ул ел саен үткәрелә торган бөтендөнья белем бирү акциясе, аның максаты-халык арасында грамоталылыкны һәм рус телен популярлаштыру. Быел Спас районы белем бирү учреждениеләре базасында теркәлгән 11 мәйданчыкта 250 кеше (укучылар, аларның ата-аналары һәм мәктәп педагоглары) Тоталь диктантта катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International