Балалар космос турында белемнәрен ныгыттылар, аны үзләштерү турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр, гамәли биремне - катнаш техникада аппликация үтәделәр. Балалар иҗат йорты фойесында Космонавтика көненә багышланган «Космос балалар күзлегеннән» дигән темага балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.