Спас районында Смирнов урамын төзекләндерү буенча гавами фикер алышулар булды.

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

2022 елның 6 апрелендә район мәдәният йортында 2022 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнашу кысаларында, Болгар шәһәрендәге Смирнов урамын төзекләндерүгә багышланган җәмәгать тыңлаулары булды. Фикер алышу алдыннан «Урбанистика турында сөйләшү. БЕЗ ШӘҺӘРЛӘРНЕ ҮЗГӘРТӘБЕЗ, Ә АЛАР БЕЗНЕ».

Анда “Мириада групп” архитектура бюросы, Сreeptone media продюсерлык компаниясе, район һәм Болгар шәһәре башкарма комитеты вәкилләре, хезмәт коллективлары, җәмәгать һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, волонтерлар хәрәкәтендә катнашучылар, мәктәп укучылары, кадетлар, педагоглар, көмеш волонтерлар, эшмәкәрләр катнашты.

Фикер алышуга әлеге урамның халкы да килгән иде. Фикер алышу барышында проект архитекторлары тарафыннан алынган барлык тәкъдимнәр, теләкләр һәм кисәтүләр кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International